Учитель года города Казани-2017

Новости

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты

24 января 2020 г.

21-23 нче гыйнварда «Казан шәһәре ел укытучысы – 2020» шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучылар Яна Савин районының 155 нче гимназия базасында үзара көч сынашуларын дәвам итте.

Район бәйгеләрендә җиңү яулаган Шәгәрәева Алинә Илсур кызы (Яңа Савин районы, 13 нче татар гимназиясе), Сәфәрова Алсу Габделхак кызы (Яңа Савин районы, 165 нче урта мәктәп), Нургалиева Гөлсинә Мидхәт кызы (Мәскәү районы, 94 нче гимназия), Камалова Миләүшә Годәер кызы (Киров районы, 4 нче гимназия), Сөнгатуллина Рузилә Фаиз кызы (Совет районы, 141 нче гимназия), Мөкминова Әлфия Дамир кызы (Совет районы, 8 нче гимназия-мәгариф үзәге), Яруллина Альбина Наил кызы (Вахитов районы, 18 нче урта мәктәп), Шәяхмәтова Альбина Миңнебай кызы (Идел буе районы, 35 нче лицей –“Галактика” үзәге) Яңа Савин районының 155 нче гимназия һәм инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе укучылары белән төрле технологияләр кулланып, дәрес, дәрестән тыш чаралар күрсәттеләр, дәресләренә, дәрестән тыш чараларына үзанализ ясадылар. Һәрбер конкурсант мастер-класс уздырды, белем проектын жюри әгъзаларына тәкъдим итте Шулай ук конкурста катнашучыларның шәхси сайты һәм блогы, сайтта яктыртылган эш тәҗрибәсе, “Киләчәк укытучысы” дигән темага язылган эссе жюри тарафыннан бәяләнде.

Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәреннән торган мәртәбәле жюри конкурсантларның чыгышларын уңай бәяләде, аларның эш тәҗрибәсен башка мәктәпләргә дә таратырга кирәклеген ассызыклады.

Бәйге Яңа Савин районының 155 нче гимназиясендә (директоры Фазылов Н.Р.) югары әзерлек белән үтте. Гимназия администрациясе, укытучылар коллективы, конкурс нәтиҗәле үтсен өчен, бәйгедә катнашучыларга барлык тиешле шартларны тудырдылар, уңайлы мохит булдырдылар. Конкурсның уңышлы узуында Яңа Савин районының инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбенең дә (директоры Шәмсетдинов А.И.) роле зур булды.

Укытучыларның һөнәри осталыклары елдан-ел камилләшә баруын жюри рәисе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Абдуллина Диләрия Марат кызы һәм башка галимнәр ассызыклап әйтеп уздылар.


Учитель года города Казани. © Copyright 2010-2020

Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.

Яндекс.Метрика