18 января 2022 г.
Казан шәһәре “Адымнар-белемгә һәм бердәмлеккә юл” күп телле мәгариф комплексында “Казан шәһәренең ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабы башланды. Шул ук вакытта бу бәйге Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсының шәһәр этабы да булып тора. Анда шәһәрнең 70, 113, 114 нче урта гомуми белем мәктәпләреннән, 33 нче гимназия, 11, 116, 121,182 нче лицейларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзара көч сынашалар. Алар дәрес, сыйныф сәгате уздыра, методик семинар, мастер-класс күрсәтә.