Учитель года города Казани-2022

Новости

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты

20 января 2022 г.

18-20 нче гыйнварда «Казан шәһәре ел укытучысы – 2022» шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучылар Яңа Савин районының “Адымнар-белемгә һәм бердәмлеккә юл” күп телле мәгариф комплексы базасында үзара көч сынашуларын дәвам итте. Район бәйгеләрендә җиңү яулаган Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызы (Яңа Савин районы фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 113 нче урта гомуми белем мәктәбе), Хөснетдинова Альбина Әнвәр кызы (Авиатөзелеш районы 33 нче гимназиясе), Ханова Зөлфия Габделбәр кызы (Киров районы фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 70 нче урта гомуми белем мәктәбе), Миңгалиева Гөлназ Равил кызы (Киров районы 182 нче политехник лицее), Шәрәфетдинова Ләйсән Вазыйх кызы (Идел буе районы 114 нче урта гомуми белем мәктәбе), Габдинова Зилә Әфтах кызы (Вахитов районы Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы лицей), Габдуллаҗанова Гөлфия Илнур кызы (Совет районы 11 нче күп профильле лицей), Миңнуллина Айгөл Илдус кызы (Совет районы Советлар Союзы Герое С.Ә.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей (178 нче мәгариф үзәге) бу комплексның укучылары белән төрле технологияләр кулланып, дәрес, сыйныф сәгате күрсәттеләр; дәресләренә, сыйныф сәгатьләренә үзанализ ясадылар. Һәрбер конкурсант методик семинар, мастер-класс уздырды. Шулай ук конкурста катнашучыларның шәхси сайты һәм блогы, сайтта яктыртылган эш тәҗрибәсе жюри тарафыннан бәяләнде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәреннән торган мәртәбәле жюри конкурсантларның чыгышларын уңай бәяләде, аларның эш тәҗрибәсен башка мәктәпләргә дә таратырга кирәклеген ассызыклады.

Бәйге Яңа Савин районының “Адымнар-белемгә һәм бердәмлеккә юл” күп телле мәгариф комплексында (директоры Шәмсетдинов А.И.) югары әзерлек белән үтте. Комплекс администрациясе, укытучылар коллективы, конкурс нәтиҗәле үтсен өчен, бәйгедә катнашучыларга барлык тиешле шартларны тудырдылар, уңайлы мохит булдырдылар.

Укытучыларның һөнәри осталыклары елдан-ел камилләшә баруын жюри рәистәшләре Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Татарстан Фәннәр Академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, дәреслекләр авторы Абдуллина Диләрия Марат кызы һәм башка жюри әгъзалары ассызыклап әйтеп уздылар.

Конкурсның йомгаклау тантанасында Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары А.М.Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Халиков катнашты. Алар конкурста катнашучыларга үзләренең җылы сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр, конкурсантларга сертификатлар, бүләкләр тапшырдылар. Жюри әгъзалары, комплекс коллективы Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.



Учитель года города Казани. © Copyright 2010-2022

Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.

Яндекс.Метрика