Учитель года города Казани-2022

Новости

Соңгы сынау – пресс-конференция

11 февраля 2022 г.

Декабрь-гыйнвар айларында “Казан шәһәренең ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабы узды. Башта ул районнарда, аннары шәһәр күләмендә үткәрелде. Анда башкалабызның иң тырыш татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзара көч сынаштылар. Шул ук вакытта бу бәйге Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсының шәһәр этабы да булып тора. 10 нчы февраль көнне финалистлар өчен пресс – конференция уздырылды. Анда Вәлиева Гөлназ Хәбибрахман кызы (Яңа Савин районы фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 113 нче урта гомуми белем мәктәбе), Шәрәфетдинова Ләйсән Вазыйх кызы (Идел буе районы 114 нче урта гомуми белем мәктәбе), Габдинова Зилә Әфтах кызы (Вахитов районы Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы лицей), Габдуллаҗанова Гөлфия Илнур кызы (Совет районы 11 нче күп профильле лицей), Миңнуллина Айгөл Илдус кызы (Совет районы Советлар Союзы Герое С.Ә.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей (178 нче мәгариф үзәге) катнашты.

Интервью алучылар буларак пресс–конференциягә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, филология фәннәре кандидаты Сәгыйтова Гүзәл Рәмзил кызы, Шәриф Камал мемориаль квартирасы - Татар китабы тарихы музее директоры, «Гыйлем» проекты авторы Шәйхин Айдар Рәсим улы, татар эстрадасының якты йолдызы, режиссер Салават Миңнеханов, туган тел укытучыларының ( рус, татар, чуваш, якут, осетин, бурят һәм башка бик күп телләр) Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган мастер-класс конкурсы җиңүчесе, 180 нче күп профильле полилингваль гимназия директоры Саяхов Илдар Искәндәр улы, Мәскәү районы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Хәбибуллина Зилә чакырылды.

Пресс-конференциядә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ризванов Ирек Асаф улы һәм аның урынбасарлары, мәгариф идарәсенең районнардагы бүлек җитәкчеләре, мәгълүмати-методик бүлек мөдирләре, мәктәп җитәкчеләре, методистлар, укытучылар, ата-аналар катнашты.

Финалистлар интервьюерларның күп төрле сорауларына җавап бирделәр. Алар татар телен һәм әдәбиятын укыту, хәзерге заман балалары белән эшләү, педагогика, психология, дидактика, фәлсәфә, әдәбият, сәнгать мәсьәләләрен үз эченә алган алган иде. Конкурсантларның җавапларыннан интервьюерлар да, жюри әгъзалары да, башка катнашучылар да канәгать калдылар.



Фотографии с мероприятия...

Учитель года города Казани. © Copyright 2010-2022

Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.

Яндекс.Метрика