Учитель года города Казани-2023

Новости

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты

23 января 2023 г.

12-13, 16 нчы гыйнварда «Казан шәһәре ел укытучысы – 2023» шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучылар Идел буе районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 10 нчы татар-рус мәктәбендә үзара көч сынаштылар.

Район бәйгеләрендә җиңү яулаган Шагараева Алинә Илсур кызы (Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 13 нче гимназиясе), Мөхәммәтова Айсылу Марат кызы (Яңа Савин районының 146 нчы "Ресурс" лицее), Батырова Зилә Зөфәр кызы (Мәскәү районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 65 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбе), Зиннәтуллина Лилия Фәнис кызы (Киров районының 188 нче күп профильле лицее), Әгъзамова Алиса Хәбир кызы (Совет районының М.И. Мәхмүтов исемендәге аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 184 нче урта гомуми белем мәктәбе), Фәтхрахманова Гөлназ Альберт кызы (Идел буе районының 139 нчы гимназия – Мәгариф үзәге), Мозаффаров Рамил Мөдәррис улы (Совет районының 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе), Җәләева Гөлүзә Азат кызы (Вахитов районының Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе) бу мәктәпнең укучылары белән төрле технологияләр кулланып, дәрес, сыйныф сәгате күрсәттеләр; дәресләренә, сыйныф сәгатьләренә үзанализ ясадылар. Һәрбер конкурсант методик семинар, мастер-класс уздырды. Шулай ук конкурста катнашучыларның медиавизиткасы жюри тарафыннан бәяләнде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәреннән торган мәртәбәле жюри конкурсантларның чыгышларын уңай бәяләде, аларның эш тәҗрибәсен башка мәктәпләргә дә таратырга кирәклеген ассызыклады.

Бәйге Идел буе районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 10 нчы татар-рус мәктәбендә (директоры Желтякова А.Р.) югары әзерлек белән үтте. Мәктәп администрациясе, укытучылар коллективы, конкурс нәтиҗәле үтсен өчен, бәйгедә катнашучыларга барлык тиешле шартларны тудырдылар, уңайлы мохит булдырдылар.

Укытучыларның һөнәри осталыклары елдан-ел камилләшә баруын жюри рәистәшләре Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы, Татарстанның халык укытучысы Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Татарстан Фәннәр Академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, дәреслекләр авторы Абдуллина Диләрия Марат кызы һәм башка жюри әгъзалары ассызыклап әйтеп уздылар.

Конкурсның йомгаклау тантанасында Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары И.М.Уразова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф.Шакиров, “Татармультфильм” нәшриятының башкарма директоры А.Т.Низамиева, “Мәгариф-Вакыт” нәшриятының өлкән редакторы К.Ф.Фәйзрахманова катнашты. Алар конкурста катнашучыларга үзләренең җылы сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр, конкурсантларга сертификатлар, бүләкләр тапшырдылар. Жюри әгъзалары, мәктәп коллективы Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.





<<< НА ГЛАВНУЮ

Учитель года города Казани. © Copyright 2010-2023

Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.

Яндекс.Метрика