Учитель года города Казани-2024

Новости

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты

18 января 2024 г.

16, 17, 18 нче гыйнварда «Казан шәһәре ел укытучысы – 2024» шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә катнашучылар Яңа Савин районының 13 нче гимназиясендә үзара көч сынаштылар.

Район бәйгеләрендә җиңү яулаган Гарифҗанова Ләйлә Фаяз кызы (Идел буе районы 19 нчы гимназия), Госманова Салиха Миргалим кызы (Мәскәү районы Л.М Мурысин исемендәге 94 нче гимназия), Ибраһимов Айнур Тәвил улы (Яңа Савин районы 170 нче лицей), Сафина Резеда Ренат кызы (Мәскәү районы Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназия), Хафизова Илһамия Мулланур кызы (Совет районы М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназия), Хәбибрахманова Миңзилә Мөдәрис кызы (Идел буе районы 21 нче гимназия), Хөснетдинова Хәмзия Хәмбәл кызы (Авиатөзелеш районы 33 нче гимназия), Хөснетдинова Рәфия Ринат кызы (Совет районы 149 нчы лицей) гимназия укучылары белән төрле технологияләр кулланып, дәрес, сыйныф сәгате күрсәттеләр; дәресләренә, сыйныф сәгатьләренә үзанализ ясадылар. Һәрбер конкурсант методик остаханә, мастер-класс уздырды. Шулай ук конкурста катнашучыларның медиавизиткасы жюри тарафыннан бәяләнде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәреннән торган мәртәбәле жюри конкурсантларның чыгышларын уңай бәяләде, аларның эш тәҗрибәсен башка мәктәпләргә дә таратырга кирәклеген ассызыклады.

Бәйге Яңа Савин районының 13 нче гимназиясендә (директоры Галләметдинова Л.Г.) югары әзерлек белән үтте. Гимназия администрациясе, укытучылар коллективы, конкурс нәтиҗәле үтсен өчен, бәйгедә катнашучыларга барлык тиешле шартларны тудырдылар, уңайлы мохит булдырдылар.

Укытучыларның һөнәри осталыклары елдан-ел камилләшә баруын жюри рәистәшләре Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы, Татарстанның халык укытучысы Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Татарстан Фәннәр Академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, дәреслекләр авторы Абдуллина Диләрия Марат кызы, жюрт әгъзалары Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм төрки телләр кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, дәреслекләр авторы Фәтхуллова Кадрия Сөнгать кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, дәреслекләр авторы Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Гыйләҗева Лилия Гыйльметдин кызы ассызыклап әйтеп уздылар.

Конкурсның йомгаклау тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Э.Х.Гыйззәтуллина, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Р.Р.Хәсәнов, “Мәгариф-Вакыт” нәшриятының өлкән редакторы К.Ф.Фәйзрахманова катнашты. Алар конкурста катнашучыларга үзләренең җылы сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр, конкурсантларга сертификатлар, бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук конкурсантларга “Татармультфильм” нәшрият бүләкләре бирелде. Жюри әгъзалары, мәктәп коллективы Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.





<<< НА ГЛАВНУЮ

Учитель года города Казани. © Copyright 2010-2024

Казанский образовательный портал. Управление образования г.Казани.

Яндекс.Метрика